16+

Китапларны чүплеккә ташламагыз, редакциягә китерегез!

Кызганыч, соңгы елларда китапка кадер-хөрмәт кими бара. Казан буенча йөргәндә, чүплек мәйданчыкларына чыгарып ташланган китап­ларны күреп, йөрәк әрни.

Кызганыч, соңгы елларда китапка кадер-хөрмәт кими бара. Казан буенча йөргәндә, чүплек мәйданчыкларына чыгарып ташланган китап­ларны күреп, йөрәк әрни.

Европа илләрендә дә берничә дистә ел элек шушы хәл күзәтелгән. Алар «Кроссбукинг» гамәлен актив рәвештә кулланышка керткән. Европалылар иске китапларын, хәтта укып бетергән яңа китапларын билгеле бер урыннардагы пыяла шкафларга чыгарып куя яки җәмәгать биналарында калдыра. Башкалар бу китапларны укый һәм кабат урамдагы шкафка илтә. Китапның ахыргы битенә китап хуҗасы кайчак үзенең e-mail адресын да яза. Башка кеше: «Мин сез калдырган китапны укыйм», - дип хәбәр җибәрә һәм бу китап хуҗасына күңелле була икән.

Россиядә дә кроссбукинг танылу ала бара. «БукРевер» сайты эшли, «ВКонтакте» сайтында да китаплар белән алмашыр­га мөмкин.
Казан федераль университеты скверына да пыяла шкаф урнаштырылган. ­Университет мөгаллимнәре, студентлар анда үзләренә кирәкмәгән китапларны калдырып китәләр. Китапханәләргә дә тапшырырга мөмкин.

- Искергән китапларны кабул итәбез, кешеләр аларны алып укый, - диде Николай Ершов урамындагы 57а йортында урнашкан 47нче китапханә мөдире Наилә Бикниева.
Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Исмәгыйлова раславынча, без китаплар алмашуда Европадан һич тә калышмыйбыз икән.

- Искергән китапларны кабул итү бездә күптәннән гамәлдә. Шәһәр китапханәләренә кроссбукинг шкафлары урнаш­тырылган. Кешеләр китаплар китерәләр. Әлеге китапларны башкалар алып китә, шулай ук балалар ял лагерьларына илтәбез, «Әдәби ишегалды» мәдәни чараларында халыкка таратабыз. Хәзер кешеләр китап укымыйлар, дигән сүз дөрес түгел. Китапханәләргә өлкәннәр дә, укучы балалар да бик актив йөри. Иске китабын китапханәгә китергән, китапка икенче сулыш биргән кешеләргә без хөрмәт белән карыйбыз, - диде Резеда Исмәгыйлова.

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе дә кроссбукинг акциясен башлый. Искергән яки укып чыгылган китапларыгызны редакциягә (Чистай урамы, 5нче йорт) китерегез. Алар әдәби, фәнни, законга каршы килми торган дини эчтәлектәгеләр булырга мөмкин. Сәясәткә каршы һәм төрле секта­ларны пропагандалаучы китаплар кабул ителми. Без исә аларны теләгән кешегә укырга биреп торачакбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading