16+

Әкият шәһәрчегендә гаилә корып булачак

Кремль яры буенда Әкияти кала урынына Гашыйклар көненә яңа шәһәрчек барлыкка киләчәк. Иртәгә - 29 гыйнвар көнне яңа ел шәһәрчәге эшләүдән туктаячак. Аның каравы, 10 февральдән ул иң серле урынга әйләнер, мөгаен.

Гашыйклар көне уңаеннан биредә бизәлеш үзгәрәчәк, кунакларны төрле сюрпризлар көтә. Паркта тылсымлы агач куярга ниятлиләр. Анда һәркем теләк тели, хыялын кәгазьгә дә язып калдыра ала. Биредә яшь парлар гаилә дә кора алачак. Әлбәттә, чынлап түгел. Әкияти шәһәрчектә махсус чатырда урнашкан ЗАГСта яшьләргә язылышу турында үзенчәлекле таныклык та биреләчәк. Сүз уңаеннан, мондый мөминлек былтыр да тудырылган булган. Һәм ул яшьләр арасында популярлык казанган: узган ел 14 февраль көнне 152 пар әкияти ЗАГСта теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading