16+

Көннәр кайчан җылыта?

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак.

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак.

Көндез +21 градуска кадәр җылыта.

«Якын көннәрдә Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

2 һәм 3 июнь республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура +4, +9, көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразыннан күренгәнчә, җомга һәм шимбә көннәрендә антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Температураның бераз күтәрелүе (төнлә +12, җомга көнне көндез +23, шимбәдә +27 градуска кадәр) күтәрелүе көтелә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading