16+

Коронавирус йоктыргач та шуның өчен акча таләп итеп судка барган

Чаллы хастаханәләренең берсендә эшләүче шәфкать туташы пациенттан коронавирус йоктырган һәм шуның аркасында судка мөрәҗәгать иткән

Чаллы хастаханәләренең берсендә эшләүче шәфкать туташы пациенттан коронавирус йоктырган һәм шуның аркасында судка мөрәҗәгать иткән

Хатын-кыз социаль фонд бүлегеннән 70 мең сумга якын акча таләп итә.

Чаллы суды иминият түләүләрен алмаган шәфкать туташының дәгъвасын канәгатьләндергән. Хатын-кыз хастахандә дәвалануда булган пациенттан ковид йоктырган.

Шәфкать туташы Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеген судка биргән. 68,8 мең сумга якын түләүне сораган ул.

Табиблар комиссиясе утырышы протоколына ярашлы, COVID-19 йоктыруы расланган.

Иминият очрагын тикшерү һәм эшне карау вакытында хатын-кызның пациент белән элемтәдә булуы һәм түләү хокукына ия булуы ачыкланган, дип хәбәр иткән шәһәр судының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading