16+

Коронавирус шомландыра: тагын ике үлем очрагы

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды.

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды.

1940 елгы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кыз үпкә ялкынсынуы белән йогышлы авыруларны дәвалау хастаханәсенә китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле хроник чирләре дә булган.  Ковид булуы лаборатор тикшеренү нәтиҗәсендә расланган.

1947 елгы хатын-кыз шулай ук ике яклы вируслы пневмония белән Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә китерелгән. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.  Вирус үзенчәлекле.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

13 октябрьгә булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19тан 92 үлем очрагы теркәлгән. Сак булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading