16+

Коронавирустан курыкмыйча җиң сызганып эшли башладык

Алабугада 18 февральдә «Алабуга» үзгә икътисади зонасында Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясе булды.

Алабугада 18 февральдә «Алабуга» үзгә икътисади зонасында Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясе булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул ук көнне «Алабуга-Skills” һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңүчеләрне дә котларга өлгерде.
 Республика предприятиеләре һәм оешмалары узган ел 4 триллион сумлык товар чыгарган һәм хезмәт күрсәткән. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бу санны министрлык коллегиясендә ясаган чыгышында әйтте.

Сәнәгать җитештерүе индексы 2020 ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка артыграк булган. Альберт Кәримов искәрткәнчә, бу күрсәткечкә 2020 елдагы “түбән база” җирлегендә ирешелгән. Ул елны җитештерү күләме кимегән. Ләкин, хәзерге җитештерү күләме 2019 елдагы ягъни пандемиягә кадәрге елдагы күрсәткечтән 4,8 процентка күтәрелгән.
— Бу барлык хезмәт коллективларының, предприятиеләр җитәкчеләренең зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Без 1992 елдан башлап сәнәгать җитештерүе индексы статистикасын карап чыктык. Мондый югары күрсәткечкә ирешелгән булмаган,-диде министр Альберт Кәримов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading