Дмитрий Песков Владимир Путин һәм Си Цзиньпин сөйләшүләренең беренче көне турында сөйләде.
Скопировать ссылку
Дмитрий Песков Владимир Путин һәм Си Цзиньпин сөйләшүләренең беренче көне турында сөйләде.
Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия һәм Кытай лидерлары арасында «бик җентекле фикер алышу, җитди сөйләшү булган». Мәсәлән, РФ Президентының матбугат сәркатибе сүзләренчә, Путин һәм Си Цзиньпин Украина буенча Кытай тәкьдим иткән тынычлык планы турында фикер алышкан.
Шул ук вакытта Песков Си Цзиньпинның беренче сәфәренең нәтиҗәләрен җентекләп бәяләми. Бу хакта аерым белдерү булачак, ди Кремль вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, Си Цзиньпин 22 мартта Россиягә өч көнлек визит белән килде. Кичә Владимир Путин белән Си Цзиньпинның рәсми булмаган очрашуы узды. Бүген Кытай Президенты РФ Президенты белән кабат сөйләшәчәк. Моннан тыш, Си Цзиньпин премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашты.
Комментарийлар