16+

Кулланучының минималь бюджетын арттыралар

2023 елның IV кварталында кулланучының минималь бюджеты 22 493 сум тәшкил итәргә мөмкин, бу алдагы квартал белән чагыштырганда, 556 сумга күбрәк.

2023 елның IV кварталында кулланучының минималь бюджеты 22 493 сум тәшкил итәргә мөмкин, бу алдагы квартал белән чагыштырганда, 556 сумга күбрәк.

Хәзерге вакытта ТР хөкүмәтенең тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Искәртеп узабыз, кулланучының минималь бюджеты — азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе. Бу “кәрҗин” кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.

-        Татарстан Республикасы буенча 2023 елның IV кварталында кулланучының минималь бюджетын 22 493 сум күләмендә расларга", - диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән проектта.

Узган елның I кварталында кулланучының минималь бюджеты 21 805 сум тәшкил иткән.

Шулай итеп, документ кабул ителгән очракта, Татарстан Республикасында кулланучының минималь бюджеты, 2023 елның III кварталы белән чагыштырганда, 556 сумга артачак (ул вакытта күрсәткеч 21 937 сум тәшкил иткән). 2023 елның I кварталында минималь кулланучылар бюджеты - 21 805 сум, II кварталда 22 020 сум булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading