16+

Күрәчәкме, әллә ваемсызлыкмы?

Татарстанның бер районындагы сөт комбинатында йөк машинасы бер эшчене таптатып үтергән.

Татарстанның бер районындагы сөт комбинатында йөк машинасы бер эшчене таптатып үтергән.

Прокуратура таләбе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанның Биектау районында прокуратура таләбе буенча сөт комбинаты эшчесе һәлак булуга бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республиканың күзәтчелек ведомствосы хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы моннан бер атна элек булган. Хәбәр ителгәнчә, сөт комбинаты йөртүчесе йөк машинасын ремонтлый башлаган. Җаваплы затлар ремонт эшләренең иминлеген тәэмин итмәгәннәр, автомобиль тәгәрәп киткән һәм эшчеләрнең берсен таптаткан. 64 яшьлек ир кеше шунда ук җан биргән. 

Прокуратура таләбе буенча «хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләре район прокуратурасы контроленә алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading