16+

«Күрше» фестивале: күршеләрне таныштыра

Быел «Күрше» фестивале кысаларында Татарстанда яңа «Күрше Мирас» махсус проекты эшләтеп җибәрелде.

«Күрше» фестивале: күршеләрне таныштыра

Быел «Күрше» фестивале кысаларында Татарстанда яңа «Күрше Мирас» махсус проекты эшләтеп җибәрелде.

Татарстан шәһәрләре үсеше институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов сүзләренчә, "Күрше" конкурсының 43 проекты җиңүче дип табылган. “Алар арасында эшмәкәрләр дә, үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, муниципаль учреждениеләр дә, гади гражданнар да бар”, – дип билгеләп үтте ул. Фестиваль кысаларында инде 196 вакыйга булган. Проектның экваторына җиттек дип әйтеп була, ди спикер.

Иң отышлылар дип Данил Данилов “Музыкаль Алабуга – Алабугада опера”, Түбән Камада велосипедчылар берлеге оештырган велойөреш, Чаллыдагы 13 спорт төрен берләштергән “Паркларда фитнес” проектларын атады.
"Күрше Мирас" юнәлешендә 17 җиңүче билгеләнгән. “Беренче сезонда унбер мунициапль район катнаша.
"Күрше мирас" махсус проекты җиңүчесе Булат Шәймиев 2 августта Аксенов скверында Зөлфия Камалованың иҗади мирасы һәм аның заманча татар музыкасын үстерүгә йогынтысы турында паблик-ток узуын хәбәр итте.

«Тамашачыларга эксклюзив материаллар тәкъдим ителде һәм ул аларда зур кызыксыну уятты», – диде спикер. «Зөлфия Камаловага трибьют» концерты исә 8 августта оештырылачак. Казанда Г. Камал исемендәге театр янында яр буенда үтәчәк концерт Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зөлфия Камалованың истәлегенә багышлана. Проект җырчының иҗаты рухландырган музыкантларны, продюсерларны һәм мәдәният эшлеклеләрен берләштерәчәк.

Яшел Үзәндә “Күршеләр фабрикасы” проекты эшли. «Күрше» фестивале җиңүчесе –Эшмәкәрлек мәктәбе вәкиле Альбина Динмөхәммәтова әйтүенчә, проектның максаты – крафт эшләнмәләре, табигый косметика һәм башка әйберләр җитештерүчеләрне, һөнәрчеләрне, үзмәшгульләрне һәм иҗади шәһәр халкын берләштерү. “Биш чараның өчесе инде узды. Анда 201 кеше җәлеп ителде. Бүгенге көнгә гаилә ярминкәсенә 24 гаилә теркәлгән. Чараларда 10 мең кеше катнашты”, – диде ул.

Татарстан шәһәрләре үсеше институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың 12 муниципалитетында татар фатирчылары сериясе узачагын да әйтте. "Күрше" фестиваленең җәйге сезонында бер генә проект та хупланмаган территорияләр белән эшләүнең яңа форматын уйлап таптык. “Алар ачык һавада баянчылар, гитарачылар, вокалчылар катнашында үтәчәк. Һәркем белгән җырлар җырланачак, ишгеаллары уеннары оештырылачак, кунаклар өчен самовар белән чәй өстәле әзерләнәчәк”, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading