Киев хакимиятләренең бу терактка мөнәсәбәте турында 20 июль көнне Россия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова аңлатма бирде: «Киев бу һөҗүмгә Украина махсус хезмәтләренең катнашын таныды. Алар әти-әнисен югалткан, яраланган кызга «Азовец» балалар лагерына килергә тәкъдим итте. Һәм Ангелинаны ачыктан-ачык мыскыл итә башладылар. Аны ял итәргә чакыралар. Алар әлеге ятимәгә яңа әти-әни, Украин нацистларын табарга вәгъдә итте. Без шаккатабызмы? Шаккатыргыч та түгел инде».
Комментарийлар