16+

Кыш көне мәктәптә дәресләрне бер сәгатькә соңрак башларга мөмкиннәр

Күп укучылар йокыларыннан уяна алмый һәм, нәтиҗә буларак, дәресләрдә мәгълүматны начар кабул итәләр. Мәктәп укучылары өчен кышкы вакытны кертү тәкъдиме инде хөкүмәткә җибәрелгән

Күп укучылар йокыларыннан уяна алмый һәм, нәтиҗә буларак, дәресләрдә мәгълүматны начар кабул итәләр. Мәктәп укучылары өчен кышкы вакытны кертү тәкъдиме инде хөкүмәткә җибәрелгән

Дәүләт Думасында " кышкы мәктәп вакытын" кертергә тәкъдим итәләр, дип яза “Российская газета”. Депутат Алексей Нечаев идеясенең асылы мәктәпләрдә кыш көне дәресләрне бер сәгатькә соңрак башлауда. Хәзер дәресләр 8.00-8.30 сәгатьтә башлана, балаларга торырга кимендә бер сәгать вакыт кирәк, ә урамда караңгы, салкын. Күп укучылар йокыларыннан уяна алмый һәм, нәтиҗә буларак, дәресләрдә мәгълүматны начар кабул итәләр. Мәктәп укучылары өчен кышкы вакытны кертү тәкъдиме инде хөкүмәткә җибәрелгән. 
Яшь физиологиясе буенча эксперт, профессор Марьяна Безруких фикеренчә, бу беренче сменада укыган балалар өчен бик әйбәт идея. "Бүген балалар аз йоклый – ярты сәгатьтән алып сәгать ярымга чаклы йокысы туймый. Әмма, тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, 15 минутка гына йокы туймау да баланың эшкә сәләтлелегенә җитди йогынты ясарга мөмкин, – ди Безруких. – Бүген күпчелек укучылар иртә уяналар, ә йокларга шактый соң яталар, "өй эшләре" белән утыралар. Нәтиҗәдә, беренче дәрестә бала юк әле, ә бишенче дәрескә - юк, чөнки ул йоклап китә. Әмма, эксперт фикеренчә, балалар ике сменада укыган мәктәпләр барлыгын онытмаска кирәк. "Әгәр беренче смена бер сәгатькә соңрак укый башласа, икенче сменада дәресләр башлану шулай ук бер сәгатькә күчә, димәк, дәресләр тагын да соңрак тәмамланачак. Бу очракта мәктәп мөмкинлекләрен һәм регионны исәпкә алырга кирәк", – дип билгеләп үтә Безруких.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading