16+

Кызамык һаман “баш күтәрә”

23 кызамык очрагының 22се читтән кайтарылган.

23 кызамык очрагының 22се читтән кайтарылган.

Татарстанда кызамык буенча вәзгыять киеренке кала бирә. Агымдагы елның 1 гынварыннан бу чирнең инде 23 очрагы теркәлгән. Алар арасында авыручыларның 8е чит ил гражданнары. Калган 15 очракның 14 дә башка төбәкләргә, чит илләргә чыгып эләктерелгән. Бу хакта Татарстанның Баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Кызамык бик тиз таралыш алуы белән куркыныч. Шуңа күрә авыруны йоктыручылар белән элемтәдә булган барлык затларны ачыкларга һәм прививка ясатмаганнарны тиз арада вакцинацияләргә тырышалар. Быел чирне йоктырган 23 кеше белән контакттта булган 2415 кеше ачыкланган, шуларның 324е эпидемик күрсәткечләр буенча вакцинацияләнергә тиеш булган. Әмма бар кеше дә табиблар киңәшләренә колак салмый. Нәтиҗәдә, 80 процентына гына кызамыкка каршы прививка ясаткан.

-    Кызамык йоктыручылар белән контактта булучыларның бик күп булуын күрәбез. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә бу кешеләрнең приввка ясатканмы-юкмы икәнен тикшерү шактый авырга туры килә. Гражданнарыбыз бу эштә аларга теләктәшлек итсен иде. Әгәр дә кызамыкка каршы вакцинация узу-узмавын хәтерләмиләр икән, прививка ясату зарур, - диде Любовь Авдонина.

Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның  телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading