16+

Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Дин һәм гаилә» мәктәбе ачарга дигән тәкъдим ителде

31 мартта «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчетендә «Дин һәм гаилә» темасына  түгәрәк өстәл узды.

31 мартта «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчетендә «Дин һәм гаилә» темасына  түгәрәк өстәл узды.

Гаилә – шәхес формалашуында мөһим урын алып тора. Ныклы гаилә мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык, хөрмәт, бер-береңне аңлау, сабыр булуга нигезләнә.  Татарстан Республикасы Рәисе дә, Россия Президенты да традицион гаиләне саклау турында даими әйтеп килә. Кызганыч ки, бүгенге вәзгыятькә игътибар итсәк, аерылышучылар саны көннән-көн арта. ЗАГСка барып официаль рәвештә гаилә коруны теркәми генә никах укыту белән чикләнүчеләр бик күп. Бу исә җиңел генә аерылышуга да китерә.

Шул нисбәттән, «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендә «Дин һәм гаилә» темасына багышланган түгәрәк өстәл уздырылды.  Катнашучылар арасында дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, Казандагы балалар бакчасы һәм мәктәпләрдән белгечләр,  абыстайлар, укучылар, яшь гаилә әгъзалары да бар иде.

Түгәрәк өстәл «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинның чыгышыннан башланып китте. Аннары очрашуның кадерле кунагы – гаилә һәм дин темасына бик күп чыгыш ясаган, хезмәтләр бастырган Сәидә абыстай Аппакова – фикерләре белән уртаклашты. Һәр катнашучы үз фикер-тәкъдимнәрен яңгыратты. Очрашуга йомгак ясап, Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Дин һәм гаилә» мәктәбе ачарга дигән тәкъдим белән чыкты.

Түгәрәк өстәл мөселманнарның изге Рамазан аена туры килгәнлектән, барлык килгән кунаклар ифтар мәҗлесендә бергәләп авыз ачты, намаз укыды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading