Лаеш районының Атабай авылында яшәүче Рания ханым, Матбугат.ру га җибәргән хәбәрендә гөмбәчеләрне кисәтә. Аларның урман эчендә илтеп куйган умарталарына аю кунакка кергән.
Башта белмәгәннәр, әлбәттә. Кабан фәлән дип уйлаганнар. Гаилә башлыгы махсус урнаштырган камералардан ерактарак булу сәбәпле, объективка эләкмәгән. Бал кортлары урман эчендә булгач, кеше-кара йөри калса дип видеокамера куйганнар.
Гаилә башлыгы көн саен камераны кабызып, күзәтә икән. Көннәрдән бер көнне оя җиргә оча. Эчендәге рамнар да чәчелә. Әллә кеше, әллә кабан дуңгызы, аңламыйлар. Икенче көнне исә гаилә башлыгы урманга барып, тикшереп, барысын да үз күзе белән күреп кайтырга ниятли. Ни гаҗәп, ояларда тырнак эзләре күреп ала. Котылгысыз хәл – ояларны башка җиргә күчерергә туры килә. Ләкин, кызык өчен берничәсен калдыралар. “Тәртипсез” кунакның кемлеген белер өчен. Камера да соңгы ояга урнаштырыла. Килә теге – аю! Үзен матур дип шәрехли, хәбәр иясе Матбугат.ру га. Зур икәнлеген дә искәртә. Гөмбәчеләрне дә кисәтә. Чынлап та сак булырга кирәк.
“Арча хәбәрләре”ндә эшләүче коллегабыз – Розалия Сафина да ире Рафил белән моннан берничә ел элек Арча урманнарында да аю күргән иде бит. Көз көне, сентябрьдә, менә шушы вакытлар тирәсендә. Кәпҗиннәрен тотып, урманга китәләр. Гөмбәгә!
– Үрнәк авылы янындагы “иске мәктәп өсте” дип аталган урманлыкка мендек. Икәү ике якка чәчелеп, гөмбә җыеп ятабыз, минем тирәдә кемдер кыштырдый кебек. Әле сөйләнәм. “Рафил, мәйтәм, кайткач, мунча ягып җибәрерсең. Урман бетләре эләктерә күрмик, әйбәтләп ышкынырбыз, юыгырбыз”, – дим. Дәшми бу, гел кыштырдыймы, кыштырдый. Күтәрелеп торып карасам – аю! Рафил да ерак түгел, ә ул кыштырдаучыны мин дип уйлый икән. Рафил белән, ике генә секунд бер-беребезгә карашып алдык та, йөгердек. Ярый әле, аю безгә арты белән иде, борыны җиргә төртелеп нидер ашарга маташуын гына шәйләп алдым. Аюга бит бервакытта да аркаңны күрсәтергә ярамый, шунда ук ташланачак. Ә артың белән йөгереп кара син. Куып җитеп бер генә сылый. Аллам сакласын! Мари ягыннан килгән аю дип сөйләделәр, шактый бөтерелде бугай безнең урманнарда, – дип сөйләде Розалия Сафина.
Урманнарда киек җәнлекләр аз түгел, сак булыгыз!
Комментарийлар
0
0
Йөрисе юк урманга. Гөмбә ашамыйча да яшәп була. Кибеттулнан гөмбә белән. Бик ашыйсың килсә аласың да ашыйсың җаныңны аюга бирәсең килмәсә
0
0