16+

Әлбәден авылында тарихи реконструкция фестивале узачак

24-25 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында тарихи реконструкция фестивале узачак.

24-25 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында тарихи реконструкция фестивале узачак.

Быел ул бишенче тапкыр оештырыла. Чараның нәкъ менә Әлбәден авылында үткәрелүе юкка түгел. Бу – Брест крепостенең легендар яклаучысы, майор Петр Гавриловның туган ягы.

 “Бу чара яшьләрдә туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, патриотизмга һәм гражданнар җәмгыятен формалаштыруга нигез булдыру максатыннан оештырыла. Шуңа күрә фестиваль – патриотизмны тәрбияләү буенча иң масштаблы чараларның берсе булып санала. Гомумән, район учреждениеләрендә ел дәвамында бу юнәлештә һәрдаим зур эшләр башкарыла”, - диде Питрәч районы Башкарма комитеты башлыгы Вадим Никитин.

Аның сүзләренчә, фестивальдә Петр Гавриловның Гражданнар сугышыннан Бөек Ватан сугышына кадәр үткән юлы күрсәтеләчәк. Майорның хатирәләре мотивы буенча 28нче Азино дивизиясе сугышлары һәм Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләре тәкъдим ителәчәк. Реконструкция сценарийсына кавалерия, тарихи техника, авиация җәлеп ителгән. Быелгы фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 300 реконструктор катнашыр дип көтелә.

Фестивальнең интерактив мәйданчыкларында сугыш елларындагы элемтәче, сапер, хәрби табиб кебек хәрби белгечлек вәкилләренең эшен күрү мөмкинлеге булачак. Балалар өчен мастер-класслар һәм тематик уеннар белән махсус мәйданчыклар да булыр дип көтелә. Килгән кунаклар солдат боткасыннан авыз итә алачак, шулай ук фудкорт, сувенир лавкалары тәкъдим ителәчәк. Концерт мәйданчыкларында патриотик җырлар яңгыраячак. 

Узган ел фестивальгә Россиянең 28 төбәгеннән 15 меңләп кеше килгән. “Авылның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Авылга кадәр яңа юл салынды. 100 йортлы Әлбәден авылындагы җир кишәрлегенең бәясе дә шактый кыйммәтләнде. Монда җир алырга, йорт салырга теләүчеләр күп”, - ди фестивальне оештыручы Наилә Тазиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading