Лилия Хәйруллина дүртенче баласының кызмы-малаймы икәнен әйтте
Җырчы март аенда кабат әни булган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Җырчы март аенда кабат әни булган иде.
Март аенда дүртенче сабыен дөньяга китереп, бу хакта күптән түгел генә хәбәр иткән Лилия Хәйруллина "Шәһри Казан"га биргән интервьюда баланың җенесен сер итеп калдырган иде. Укырга: Дүртенче бала тапкан җырчы Лилия Хәйруллина: «Кызмы, малаймы соң - әлегә сер булып калсын...»
"Мин түләүле клиникада бала таптым. Шартлар Россиядәгедән артык аерыла димәс идем.
Кызык әйбер. Яңа туган баланың исемен палата номеры янына эләләр. Аргентина халкы исем язган тактаны алдан ук әзерли, матур итеп ясата.
Клиника өчен аерым, табиб өчен аерым түләдем (клиника ~130000 сум; табиб~150000 сум).
Баланы йөклелекнең 42 нче атна башында таптым.
41 нче атнаның соңгы көнендә минем паника башланган иде инде. Мин табибка яздым, берәр нәрсә эшләвен үтендем. Озак йөртеп, балага зыян салудан курыктым.
Нәтиҗәдә, табиб: "Бүген, иртәгә көтәбез дә, стимуллаштыру ясарбыз",- диде.
Мин бала өчен борчылудан, арыганлыктан еладым... Баскыч буйлап йөгердем. Тизрәк табу өчен бик күп йөрдем.
Һәм нәкъ шул көнне сәгать 22.00 дә тулгак башлануын сиздем. Сәгать төнге 12 гә тикшеренергә балалар тудыру йортына бардым. Мине шунда калдырдылар, документларны рәсмиләштерә башладылар.
Сәгать 01:52 дә мин күптән көтелгән улымны таптым. Авырлыгы 3680 гр. Аны минем өстемә яткыздылар. Бәхет...",- дип язган Лилия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар