Җырчы Лилия Хәмитованың әнисе операция кичергән.
Бу хакта Лилия социаль челтәрдә хәбәр итте. "Әнинең күзенә операция булды. Күзендә катаракта иде. Аллаһка шөкер, операция уңышлы узды", - ди Лилия. Ул табиб Усманов Сергей Валерьевичка рәхмәт сүзләрен җиткергән. Операцияне Казанның Бутлеров урамындагы сырхауханәдә бушка ясаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар