16+

Ләйлә Фазлыева күкрәк сөтен имезү буенча киңәшләрен бирә

26 ноябрь көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты инициативасы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән “Здоровье просто” дигән яңа профилактик онлайн проект старт ала. 

Проектның максаты – санитария кагыйдәләре өлкәсендәге халыкның белемен арттыру, инфекцияле һәм инфекцияле булмаган авыруларны кисәтү.

Проектның форматы кызыклы. Атна саен “Здоровье просто” каналында сәламәтлеккә бәйле булган актуаль темаларга туры эфирлар оештырылачак. Һәр туры эфирда алдынгы белгечләр, танылган блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре белән әңгәмәләр көтелә.

26 ноябрь көнне “Күкрәк сөтен имезү” темасына багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы, 7нче хастаханәнең неонатология буенча баш белгече Анна Бабинцева булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading