16+

Ләззәтле төн үткәрәм дип сутенерлар кулына эләккән

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек ир хезмәт хакы алган, шул бәхеттән файдаланып калырга булган. Бәхетнең дә ниндие бит әле - бер төнлек фахишә белән кәеф-сафа кору.

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек ир хезмәт хакы алган, шул бәхеттән файдаланып калырга булган. Бәхетнең дә ниндие бит әле - бер төнлек фахишә белән кәеф-сафа кору.

Әлеге ир интернет аша интим-хезмәтләр тәкъдим ителә торган сайт таба, күрсәтелгән номерга шалтырата һәм 17 сәгатькә "гүзәлкәй" белән очрашуны билгели.  Әмма кинәт кенә фикерен үзгәртә һәм билгеләнгән номерга янә шалтыратып, заказны гамәлдән чыгару турында хәбәр итә.

Берникадәр вакыттан соң, әлеге иргә теге "гүзәлкәйнең" сутенерлары шалтырата башлый. Аңа үтерү белән яныйлар, куркыталар, "неустойка" өчен түләүне таләп итәләр.

Болардан курыккан ир алар атаган банк счетына 28,5 мең сум акча күчерә. Янаулар дәвам итүдән куркып чаллылы полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Хокук сакчылары "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү барышында сөйләшүләр Саратов өлкәсендә теркәлгән телефон номеры буенча алып барылганлыгы ачыкланган. Менә шулай ләззәтләнеп дип уйлап, әлеге ир мошенниклар кармагына килеп каба. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэпсенне тыймасан

    • аватар Без имени

      0

      0

      шул кирэк сина икенче сабак булыр

      Мөһим

      loading