16+

Мәктәптә кешеләргә һөҗүм иткән үсмернең авызыннан күбек аккан

11 сентябрь иртәсендә Ростов өлкәсендәге мәктәпкә пычак белән килгән яшүсмер укытучыларга һөҗүм иткән. Бу хакта SHOT хәбәр итә.

11 сентябрь иртәсендә Ростов өлкәсендәге мәктәпкә пычак белән килгән яшүсмер укытучыларга һөҗүм иткән. Бу хакта SHOT хәбәр итә.

Һөҗүм итүченең шәхесе ачыкланган. Ул 15 яшьлек яшь армияче булып чыга. Полиция хезмәткәрләре мәктәп укучысыннан сорау ала алмый, чөнки ул үзен белештермәс дәрәҗәдә. Тугызынчы сыйныф укучысына моңарчы психик авыру диагнозы куелган. Ә укуында начар билгеләр алу аркасында чире көчәйгән генә.

Үсмернең медкартасында шизофрения тайпылышлары турында язма тора. Шул ук вакытта мәктәпкә һөҗүм иткәннән соң аның авызыннан күбек аккан, калтырана башлаган.

Шаһитлар сүзләренчә, дәресләр алдыннан яшүсмер битлек кигән, пычак алган һәм Краснодесант урта гомуми белем бирү мәктәбенә кергән. Вахтерша аңа битлеген салырга кушкан. Егет баш тарткан һәм хатынга ташланган, ә аннары укытучылар ягына йөгергән. Оныгын укырга алып килгән бабай егетне тоткарларга тырышкан, ләкин өлгерми кала, егет аңа берничә тапкыр пычак белән кадаган. Төгәлләнгән мәгълүматлар буенча, өч кеше зыян күргән: вахтерша, педагог һәм пенсионер.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һөҗүм итүчене шаһитлар тоткарлый алган дип белдерә. Балаларның берсе дә зыян күрмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

3

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading