16+

Мал табибларына мобиль пунктлар

Сентябрьдә Татарстанның ветеринар берләшмәләре Lada Largus Cross автомобильләре базасында ашыгыч ветеринар ярдәм мобиль пунктларын алачак. Белгечләргә 100гә якын автомобиль тапшырылачак, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына интервьюcында Татарстанның Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев. 

Аның сүзләренә караганда, автомобиль эчендә хайваннарга ашыгыч ярдәм күрсәтер өчен акушер-гинекологик, хирургик һәм анатомик җыелмалар булачак. Шулай ук йогышсызландыру әсбаплары, медицина кораллары, хайваннарга вакцина ясар өчен заманча инъекторлар һәм башкалар булыр дип көтелә. 

Айрат Гәрәев тагын бер тапкыр Баш ветеринария идарәсе карамагына карый торган оешмаларга район ветеринария берләшмәләре, ветеринар станцияләр, лабораторияләр һәм участок ветеринар пунктлары керүен искә төшергән. Аның сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, алар күпкә яхшырак җиһазландырылган. 
Моннан тыш ул, Татарстан хөкүмәте программасы ярдәме белән, 126 модульле ветеринар пункты төзелүен дә искәрткән. 

– Программа буенча 2017 елда «УАЗ» базасында 50 хәрәкәт итә торган тагылмалы ветеринар пункты сатып алынды. Алар вак йорт хайваннарына операция ясау урыны, мөгезле эре терлекләрнең тоякларын беркетеп кую һәм эшкәртү өчен станоклар, йогышсызландыра торган җайланмалар, мал табибларына кирәкле башка кораллар һәм җиһазлар белән җиһазландырылган. Бу автомобильләр участок ветеринар пунктлары булмаган авылларда эшләр өчен кирәк, – дигән Айрат Гәрәев. 

фото: veterinarprofi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading