16+

Машина күләгәсенә юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф килгән (ФОТО)

Мәскәүдә яшәүче берәүгә юлдагы тоташ линияне "кисеп чыккан" өчен штраф килеп төшкән.

Мәскәүдә яшәүче берәүгә юлдагы тоташ линияне "кисеп чыккан" өчен штраф килеп төшкән.

"Гаепләнүче" үзенең юлда тәртип "бозган" фотосын күргәч шакката: анда аның машинасы түгел, ә машина күләгәсе юл йөрү кагыйдәсен "бозган" булып чыга.



Моңа охшаш хәл Татарстанда да булган иде. Түбән Камада яшәүчегә тизлеген арттырган өчен штраф түләргә дигән кәгазь килеп ирешә. Анда "Хендай" машинасын йөртүче тизлеген 82 км/сәгатькә җиткерүе турында хәбәр ителә. Баксаң, бу вакытта машина хәрәкәтсез - эвакуаторда барган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading