Коточкыч авария аркасында 30 яшьлек җиңел машина йөртүче һәлак булган.
Казанның Дәүләт автоинспекциясендә Тынычлык урамындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атадылар.
Мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының шоферы тизлекне арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган. Шуңа күрә идарәне югалтып бордюрга бәрелгән, койманы җимереп, агачка килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 30 яшьлек машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Фото: vk.com
0
Комментарийлар