Приставлар гражданның бурычы турында мәгълүмат белән бергә, шунда ук бу кешенең машинасы һәм йөртү таныклыгы бармы-юкмы икәнен тикшерә. Әгәр мондый факт расланса, транспорт чарасы белән идарә итүне тыярга мөмкиннәр. Бу очракта бурычны түләгәнче рульгә утыру тыела.
Мондый чикләүгә штрафлар, алиментлар, салымнар яки кредитлар буенча бурычы 10 000 сумнан арткан барлык бурычлы машина йөртүчеләр эләгә ала.
Көтелмәгән күңелсезлекләрне булдырмас өчен, машина белән шәһәрдән чыгып киткәнче, суд приставлары хезмәтенең сайтында бурычларны тикшерергә һәм алар була калса, капларга кирәк.
Комментарийлар