16+

Мәче асрарга теләмәгән әти-әниләргә, балаларына сабак булсын өчен, арендага усал мәче биреп торалар

Костромада яшәүче Михаил исемле кеше «Авито» сервисына усал мәчесен арендага биреп торам дигән игълан элгән.

Аның әйтүенчә, бу мәче балалары мәче алуны сораган әти-әниләргә зур ярдәм булачак. Алар сездән мәче сорыйлар, моны алып кайтсагыз, аның усаллыгыннан туеп, уйларыннан кире кайтачаклар, дигән ул. Мәчене сыйпарга теләсәгез, ул сезгә шунда ук ташланачак, дип тә өстәгән. Караңгыда аркага да сикерә ди. Ашарга бирмәсәң, каты итеп кычкыра, күп ашый, иртәнге дүрттә торып, каты йөгереп йөри, өйдәгеләрне уятып бетерә ди. Мәчедә 5,5 кг усаллык бар, дип тә язарга онытмаган. 

Фото:pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading