2023 елда Татарстанда 30 меңнән артык медицина хезмәткәре социаль түләүләр алган.
Түләүләр 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тирбәлә.
2023 елда Татарстанда 30,1 меңнән артык медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алган. Түләүләр белгеч категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле рәвештә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тирбәлә.
Түләнгән акчаларның гомуми күләме 2,2 миллиард сумнан артып китә. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аерым игътибар бирелгән.
Бу түләүләрне финанслау бюджетара трансфертлар механизмы аша мәҗбүри медицина иминияте Федераль Фонды хисабына башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар