16+

Мәет җирләү өчен бәяләр тагын арткан

Моңа кадәр мәет җирләү өчен казанлыларга 6100 сум кирәк булса, 2023 елның 1 февраленнән мәрхүмне соңга юлга озату 7 800 сумга төшәчәк.

Моңа кадәр мәет җирләү өчен казанлыларга 6100 сум кирәк булса, 2023 елның 1 февраленнән мәрхүмне соңга юлга озату 7 800 сумга төшәчәк.

Бу мәгълүмәтны ТР башкаласының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бәяләре күрсәтелгән хезмәтләр исемлегендә күрергә була, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.  Кыскасы, табут һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү — 2541,21 сум, мәетне зиратка алып килү — 1746,21 сум(өч сәгатькә дип исәпләгәндә), ә җирләү 3505,56 сум (моңа кабер казу да керә) торачак. Мәет җирләү өчен кирәкле документлар исә бушлай рәсмиләштерелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading