16+

Җәмәгать транспорты йөртүчеләре гаебе белән 121 авария булган

Җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән быел 121 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 27 очракка азрак. 

Җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән быел 121 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 27 очракка азрак. 

Быелгы аварияләрдә 2 кеше үлгән, 139 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел теркәлгән юл һәлакәтләрендә шулай ук 2 кеше һәлак булган, 212 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында хәбәр итте. “Җәмәгать транспорты йөртүчеләре аркасындагы аварияләр Чаллы шәһәрендә, Биектау, Сарман, Теләче, Ютазы районнарында аеруча күп булды”, - ди ул.

Аның сөйләвенчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 30196 очрагы ачыкланган. Аларның 14357се - фото-видеофиксация җайланмалары аша, калган очраклар дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан билгеле булган. 

“Хокук саклаучылар җәмәгать транспортын даими рәвештә тикшереп тора. Агымда елда 189 тикшерү башкарылды. Алар нәтиҗәсендә автобус йөртүчеләр тарафыннан 2500дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде”, - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading