16+

Җәмәгать транспортында шикле предмет очраса, нишләргә?

Татарстан халкына җәмәгать транспортында йөрү вакытында игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Әгәр сез хуҗасыз калган сумка, төргәк, тартма яки теләсә кайсы башка шикле предмет тапсагыз, аны ачарга яки каядыр күчереп куярга тырышмагыз – ул, бәлки, сезнең яки башка пассажирлар тормышы өчен куркынычтыр.

Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында шоферга яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары янында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шулай ук торак йортлар янында шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәк.

Уяу булыгыз, әгәр торак йортлар янында яки кешеләр күпләп була торган урыннарда озак вакыт дәвамында торучы буш автомобильләр күрәсез икән , бу хакта түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз: Казанда яшәүчеләр өчен – 292-50-10, 291-35-28 (полиция), 275-30-50 (транспорт буенча «Кайнар линия»), гомуми номерлар – 112 яки 012 (кәрәзле телефоннан шалтырату өчен бердәм коткару хезмәте), 231-45-55 (ТР буенча РФ ФИХИ).
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading