16+

Җәмигъ мәчете кайчан төзелә башлаячак - Рөстәм Миңнеханов җавабы

Хәзер Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау процессы бара. Ике вариант бар - заманчарак һәм классик. Якын арада барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк, киләсе елда төзелеш башланачак.

Хәзер Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау процессы бара. Ике вариант бар - заманчарак һәм классик. Якын арада барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк, киләсе елда төзелеш башланачак.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Җәмигъ мәчете өчен яңа мәйданчык сайладык, ләкин анда әле ливневкалар белән бәйле инженер эшләрен уздыру кирәк. Бу эшне башладык инде. Проектка килгәндә, без ике вариант арасыннан сайлыйбыз - заманчарак һәм классик. Ялгышырга ярамый. Якын арада карар кабул ителәчәк. Сайлау алай җиңел түгел. Киләсе елда төзелеш башланачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты буенча бәйгегә 40 лап артык эш тәкъдим ителгәнен искәртте.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading