16+

Милли музей Казанда Татар китабы йортын булдыру өчен бүләкләр кабул итә

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Татарстан Милли музеенда тематик Бүләк бирү көннәре узачак, дип хәбәр итә Казан мэряисе сайты.

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Татарстан Милли музеенда тематик Бүләк бирү көннәре узачак, дип хәбәр итә Казан мэряисе сайты.

Музейга килүчеләрдән алынган бүләкләрнең барысы да Татар китабы йортына куела, әлеге йорт берничә айдан соң ачыла. Биредә шулай ук татар язучысы Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашачак.

Милли музей хезмәткәрләре шәһәрлеләрне татар китабы белән бәйле булган экспонатларны алып килергә чакыра: татар телендәге китаплар яисә башка телләргә тәрҗемә ителгән китаплар, язучыларның һәм нәшрият йортларының шәхси әйберләре, татар шрифты булган басма машинкалар, полиграфик инструментлар һәм башкаларны китерергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading