16+

"Мин аны бүтән күрмәдем": Түбән Кама табибы Сочида ял иткәндә суга батучыны коткара

Руслан Каштымов медицина һөнәрендә 13 ел.

"Мин аны бүтән күрмәдем": Түбән Кама табибы Сочида ял иткәндә суга батучыны коткара

Руслан Каштымов медицина һөнәрендә 13 ел.

Түбән Кама РҮКПХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткара.

Август башында фельдшер гаиләсе белән Сочида ял итә. Пляжда гадәттән тыш хәл килеп чыга. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә батуын күреп, аны судан чыгара, әмма кеше сулаудан туктаган була инде. Руслан Анатольевич, әлеге хәлне күреп, шунда ук ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чараларын үткәрә. Шуннан ир аңына килә.

"Үзен герой дип саныймы?", дигән сорауга, Руслан Каштымов: "Юк, бу минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Бу ир-атка бәхет елмайды, дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит. Зыян күрүче үз аңына килгәч, мин аны ашыгыч ярдәм бригадаларын көтәргә үгетләдем. Шуннан соң без аның белән бүтән күрешмәдек. Аның барысы да әйбәттер".

Руслан Каштымов медицина һөнәрендә 13 ел. Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре аны һөнәри осталыгы өчен югары бәяли, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading