16+

Минзәлә артистлары Казанны яуларга җыена

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры 14-17 ноябрьдә Тинчурин исемендәге театр бинасында чыгыш ясарга җыена.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры 14-17 ноябрьдә Тинчурин исемендәге театр бинасында чыгыш ясарга җыена.

Быел коллектив үзләренең 80 еллык юбилейларын билгеләп узарга җыена. Биредә элек- электән талантлы артистлар эшләгән. Бүгенге көндә дә анда Татарстанның халык артистлары Венера Нигъмәтуллина, Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар, Инсаф Фәхретдинов, Хафиз Хамматуллин кебек артистлар театрның йөзек кашлары булып тора.

Коллектив Казан тамашачысы хозурына «Шомбай», «Тапкыр кәҗә турында әкият», «Абзыйның төше», «Түтиләр» дигән спектакльләрен тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading