16+

Мирсәет Сөнгатуллин туган ягында концерт куйды: "Халык моңга сусаган"

5 августта Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллиның 70 яшьлек юбилеена багышланган концерт узды. 

Мирсәет Сөнгатуллин туган ягында концерт куйды: "Халык моңга сусаган"

5 августта Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллиның 70 яшьлек юбилеена багышланган концерт узды. 

Концертта юбилярның иҗатташ дусты Алмаз Хәмзин һәм Мәскәүдә яшәүче улы Алмаз Сөнгатуллин катнашты. 

Мирсәет абый үзе концерттан канәгать калуын әйтте. “Концерт әйбәт узды, Аллаһка шөкер. Улым Алмазны да җылы кабул иттеләр. Концертка район башлыгы да килгән иде. Бу концерт райондашларым белән күрешеп аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды. Октябрь аенда Казанда да юбилей концертым узачак”, - диде Мирсәет абый.

Авыл халкының күптән мондый концерт күргәне булмаган. “Гадәттә, безгә яшь артистлар килеп, заманча җырлар башкара. Алары да үз урынына кирәк. Әмма авыл халкы нәкъ менә мондый концертка сусаган иде. Мирсәет безнең заман җырларын башкарды, бу – искиткеч матур, рәхәт концерт булды. Танылган конферансье, юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзин шигырьләре, җырлары белән күңелләребезне күтәрде. Ә якташыбыз Мирсәт улы Алмазның тавышына сокланып утырдык.  Чын талант, затлы, тансык моң иясе икән бит ул. Барыбыз да кушылып җырладык, яшь чакларны искә алдык”, - дип фикерләре белән уртаклашты Әлки районы Югары Әлки авылында яшәүче Халидә апа Гафурова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading