16+

Мисбах Сәхәбетдинов кырыс режимлы колониягә китерелде

Чаллыда табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов шушы көннәрдә Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендәге каты режимлы колониягә китерелде.

Чаллыда табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов шушы көннәрдә Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендәге каты режимлы колониягә китерелде.

Исегезгә төшерәбез, ул 6 ел да 3 айга ирегеннән хөкем ителгән иде. 85 яшьлек жинаятче үзе кебек пенсионерлар отрядына билгеләнгән. Бу отрядта бары картлар гына аларны артык эш белән интектермиләр икән. Мисбах бабайның 17 мең сум пенсия акчасы аның үзен карау һәм туклану өчен тотыла. Моннан тыш ул үтергән табибның кызына 300 мең сум әхлакый зыянны капларга тиеш. Әлегә Мисбах Сәхәбетдинов сәламәтлегенә зарланмы, дип яза "Шәһри Чаллы".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading