Социаль челтәрләрдә таралган фото шау-шу куптарган.
Татарстан Республикасы прокуратурасы социаль челтәрләрдә таралган роликка кискен җавап бирде. Биредә балалар кар өстенә кемдер ятып, кем утырып, кемдер тезләнеп басып "Мәктәп" сүзен "язганнар". Менә шундый "ысул" белән Казанның ике бистәсендә (Вишневка һәм Привольный) яшәүчеләр республика башлыгының игътибарын мәктәп төзелеше белән бәйле мәсьәләгә җәлеп итәргә тырыштылар.
ТР прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев поселокларда чыннан да транспорт белән тәэмин ителеш проблемасы бар һәм үз мәктәпләре юк, дип белдерде. Бу сорау муниципалитетта көн тәртибендә тора. Галиев сүзләренчә, җирле түрәләрнең эшен прокурорлар тикшерәчәк. Хокук сакчылары балаларны уку йорты төзелеше өчен тезләндерергә ярамый дип саный. Прокуратурада балаларны мондый акциягә җәлеп иткән өлкәннәрне кискен гаепләделәр.
Фото: социаль челтәрләрдән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар