16+

Мәктәп укучыларына җәен кайда эшләргә?

Улыма - 14 яшь. Җәйге каникулны өйдә генә уздыра. Көн саен әле туңдырмага, әле баллы суга дип акча сорый. Үзенә эшкә урнашса да ярый инде. 14 яшьлекләр өчен эш урыннары бармы икән? Эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар алып килергә? Балалар ничә сум акча эшли ала? Римма Сафиуллина,...

Мәктәп укучыларына җәен кайда эшләргә?

Улыма - 14 яшь. Җәйге каникулны өйдә генә уздыра. Көн саен әле туңдырмага, әле баллы суга дип акча сорый. Үзенә эшкә урнашса да ярый инде. 14 яшьлекләр өчен эш урыннары бармы икән? Эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар алып килергә? Балалар ничә сум акча эшли ала? Римма Сафиуллина,...

Улыма - 14 яшь. Җәйге каникулны өйдә генә уздыра. Көн саен әле туңдырмага, әле баллы суга дип акча сорый. Үзенә эшкә урнашса да ярый инде. 14 яшьлекләр өчен эш урыннары бармы икән? Эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар алып килергә? Балалар ничә сум акча эшли ала?

Римма Сафиуллина, Казан.


Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатуынча, «Республика халкы мәшгульлегенә теләктәшлек күрсәтү» дәүләт программасы нигезендә, укудан тыш вакытта 14тән 18 яшькәчә үсмерләрне эш белән тәэмин итү каралган.

- Быел республика буенча 20 меңләп укучыны эшкә урнаштыру күздә тотыла. Аларның 5 меңгә якыны инде эшли башлаган. Үсмерләр авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина, мәгариф тармагында хезмәт куя. Әйтик, хастаханәләргә архив материалларын электрон базага күчерүдә үсмерләр ярдәм итә ала. Беренче тапкыр эшкә урнашучы яшь кешегә хезмәт кенәгәсе ачыла. Хезмәт хакы да килешү нигезендә түләнә. Аның бу эшләгән еллары гомуми стажга кертелә. Шул рәвешле, балалар кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Еш кына әлеге беренче тәҗрибә киләчәктә һөнәр сайлаганда да йогынты ясый, - диде Эльмира Зарипова.

Эш эзләгән үсмерләр теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән паспорт, СНИЛС, ИНН, сәламәтлек турында медицина белешмәсе, әти-әнинең рөхсәтен алып килергә кирәк. Былтыр җәйге ялларда аена 6 меңнән алып 17 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр дә булган.

Россия Хезмәт кодексының 94нче маддәсе нигезендә, 16 яшькә кадәрге балалар атнасына - 24 сәгатьтән, 16‑18 яшьлекләр 36 сәгатьтән дә артык эшләргә тиеш түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading