16+

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә кушыл!

1-12 июнь көннәрендә Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара. Әлеге хәйрия чарасы республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2007 елдан бирле оештырыла

1-12 июнь көннәрендә Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара. Әлеге хәйрия чарасы республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2007 елдан бирле оештырыла

Акциянең төп максаты – аз керемле гаиләләрнең балаларына, күп балалы гаиләләргә, кызлыкка-уллыкка алынган балаларга, физик мөмкинлекләре чикле нарасыйларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү.

Әйтик, республикада 2887 аз керемле гаилә әлеге ярдәмгә мохтаҗ. 300гә якын гаиләдә әтисе яки әнисе эшсез дип теркәлгән. Республика аларга да мәктәп кирәк-яраклары алырга ярдәм итә. Балаларга дәфтәр, канцелярия товарлары, хезмәт һәм сынлы сәнгать дәресләре өчен кирәкле әйберләрне яңа букчаларга тутырып бүләк итәчәкләр.
Быел 7479 I сыйныф, 19812 II һәм XI сыйныф укучылары шундый букчалар белән тәэмин ителә. Тугыз ел дәвамында балаларга 2 миллион сумнан артык акчаларга ярдәм күрсәтелгән. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга теләгән һәркем ярдәм итә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading