16+

Мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән кешеләргә нинди өстәмә түләүләр бирелә?

Көч структураларының хәзерге пенсионерларына хезмәт стажы өчен түләүләрне тулы күләмдә компенсациялиләр.

Көч структураларының хәзерге пенсионерларына хезмәт стажы өчен түләүләрне тулы күләмдә компенсациялиләр.

Бу хакта «Парламентская газета» басмасы хәбәр итә. Көч ведомстволары пенсионерлары арасыннан мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга күпьеллык хезмәтләре өчен пенсияне тулы күләмдә компенсациялиләр. Махсус хәрби операциядә катнашу вакытында мондый түләүләр туктатылган иде. Бу максатларга 2024 елда бюджеттан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тиешле боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Махсус хәрби операциядә катнашу вакытында пенсия исәпләү туктатылган, һәм хәрби хезмәткәр акчалата тәэмин ителеш кенә ала иде. Дәүләт башлыгы Владимир Путин 2023 елның сентябрендә, хезмәт стажы өчен пенсия күләменә тиң компенсация түләүләрен тәэмин итәргә кушты. Президент Указында Хөкүмәт айлык түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибен билгеләргә һәм мондый чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә тиеш дип әйтелә.

Хөкүмәт сайтында басылган карарда Оборона министрлыгы линиясе буенча 2024 елда компенсация түләүләренә бюджеттан 3,982 миллиард сум, Росгвардия линиясе буенча 81,8 миллион сум бүлеп биреләчәк дип күрсәтелә.

Еллар буе хезмәт иткән өчен пенсия күләмен әһәмиятле дип атап булмый, бу «ватанга хезмәт иткән өчен дәүләт тарафыннан мораль яктан бәяләү», дип саный Дәүләт Думасының Оборона Комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин.

«Элекке, хәзерге һәм киләсе буын хәрбиләр - терәк ныгытма сыман, шуңа күрә теләсә нинди акыл белән эш итүче дәүләт, һичшиксез, гражданнарның бу категориясенә ярдәм итәчәк», — дип хәбәр итте депутат "Парламентская газета" басмасы.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб озак еллар хезмәт иткән өчен туктатылган түләүләрне компенсацияләү карарын гаделлекне торгызу дип атаган. Аның фикеренчә, Ватанга хезмәт иткән, аны саклаган кешеләрне лаеклы түләүләрдән мәхрүм ителү, дөрес хәл түгел, дип билгеләп үткән.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр уртача 200 мең сум ала, дип белдергән иде Президент Владимир Путин гыйнварда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән аралашканда.

Моннан тыш, Россия Оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә түләүләр билгеләнгән. Көн саен сугыш хәрәкәтләре зонасында аларга 4240 сум, ә каршы як белән турыдан — туры кагылышлы районнарда бурычларны үтәгән өчен 8 мең сум акча исәпләнә. Хәрби вазифа буенча ике хезмәт хакы күләмендә ай саен акчалата тәэмин ителешкә өстәмә, каршы якның хәрби техникасын юк иткән өчен финанс бүләкләү, шулай ук дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә хәрби вазифа һәм хәрби дәрәҗә буенча биш хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр түләү каралган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да сугыш хәрәкәтләре ветераны статусына ия. Әлеге канун 2023 елның апрелендә кабул ителгән иде. Бу аларның пенсиясенә ай саен өстәмә түләү тиешле дигәнне аңлата. 2023 елда ул 3896 сум тәшкил иткән, 1 февральдән индексация нәтиҗәсендә 4188 сумга җиткән. Бу сумманы тулысынча социаль хезмәтләр җыелмасыннан кулланмаган кешеләр ала ала. Аңа бушлай дарулар, дәвалану урынына бару һәм кире кайту, электричкаларда йөрү һәм шифаханәдә ял итү керә.

Моннан тыш, барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарына тиешле:

торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентына кадәр компенсация бирелә,
милек салымыннан азат ителәләр,
берәр объект өчен җир һәм милек салымыннан азат ителә,
чиратсыз медицина ярдәме,
пенсиягә чыккач, алар хезмәт көннәрендә беркетелгән хәрби поликлиникаларда, хастаханәләрдә һәм госпитальләрдә хезмәт күрсәтү.
Шулай ук ветераннарның региональ ташламалары да бар. Күпчелек төбәкләрдә алар өчен җәмәгать транспортында бушлай яки ташламалы йөрү каралган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading