16+

Мобилизацияләнгәннәрнең балалары лагерьда махсус квота буенча бушлай ял итә ала

«Ял» үзәге лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына юлламалар квота кысаларында беренче чиратта биреләчәк. Бронь ясау өчен ата-аналарга үзәккә 15 нче майга кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Татарстан башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров шәһәр районнары администрацияләренә һәм Социаль сәясәт идарәсенә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибарлы булырга кушты. «Аларның мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Әгәр дә пропискада яки шәһәр мәктәбендә укуда ниндидер туры килмәүләр булса – без билгеле бер карар кабул итәргә тиеш», – диде ул. 

6 нчы апрельдә Казанның шәһәр читендәге лагерьларына юлламалар сату башлана. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 15 меңнән артык укучы өчен 85 профильле смена оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, балаларның җәйге ялын оештыру өчен 12 муниципаль лагерь әзерләнә. Иң массакүләм спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә Казанның спорт мәктәпләреннән һәм башка учреждениеләреннән 6 мең тәрбияләнүче көтелә. Юлламаларны индивидуаль сатып алырга ниятләгән ата-аналар өчен бер ай элек «Ял» шәһәр үзәге сайтында баланы җәй көне җибәрергә мөмкин булган барлык лагерьлар һәм сменалар турында мәгълүмат урнаштырылган. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading