16+

Мөселман кардәшләребез хәрбиләргә нинди ярдәм күрсәтә?

Арча хәзрәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды.

Арча хәзрәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды.

Арча хәзрәтләре Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды. Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 16 нчы көнендә (29 декабрьдә), иртән иртүк алар автомобильне мөфтияткә алып килде. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм тагын берничә имам “Газель”нең ачкычын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды. Очрашу вакытында хәзрәтләр Мөфтигә әлеге эшне ничек оештырулары турында сөйләде. 

Автомобиль имамнар акчасына сатып алынган. Мондый карар район имамнары җыелышларының берсендә кабул ителгән. Алар махсус хәрби операция зонасына автомобиль алып җибәрергә карар кылган. Моның өчен кирәк булган акчаны 70 тән артык имам-хатыйб атна дәвамында җыеп тапшырган. Әлеге машина солдатларны госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада машина махсус хәрби операция зонасына озатылачак.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading