Россиядә аферистлар балаларга юнәлдерелгән яңа мошенниклык схемасын уйлап тапкан.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсенең Telegram-каналында хәбәр итәләр.
Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр үзләрен укытучылар дип атап, электрон журналны яңарту сылтавы белән ата-аналарга шалтыраталар, моның өчен балаларга юлланган смс-хәбәрдәге кодны әйтүләрен сорыйлар.
- Раслау коды «Госуслуги» порталында гражданинның аккаунтына керү мөмкинлеген торгызу һәм алга таба хокукка каршы эшчәнлек өчен кулланыла, - диләр Эчке эшләр министрлыгында.
Җинаятьчеләр шалтырату вакытында уку йортлары хезмәткәрләренең чын исемнәрен атарга, шулай ук дипфейкалар ясарга яки алыштырылган номерларны кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтелә. Ата-аналарга мәгълүматны дөрес элемтә каналлары буенча тикшерергә һәм мәктәп хезмәткәрләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар