16+

Мотоциклдан пассажир егылып төшеп һәлак булган

Биектау районында 12 яшьлек укучы дустының күз алдында вафат булган. 

Биектау районында 12 яшьлек укучы дустының күз алдында вафат булган. 

Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, яшүсмерләр мотоциклда йөргән. Руль артында баручы яшүсмер бервакыт пассажирының егылып төшеп калуын сизә һәм туктый. Җирдә яткан дусты янына йөгереп килсә, ул тора алмыйча ята, сулыш алуы да авырлашкан була.

19: 10 сәгатьтә коткару хезмәтенә бер баланың һәлак булуы турында хәбәр керә. 

"Высогорские вести" язганча, Кадет мәктәбенең алтынчы сыйныфында укучы Александр Волков вафат булган. Үсмер яшьтәшләре арасында үткенлеге белән аерылып торган, яхшы билгеләргә укыган. Барлык чараларда актив катнашкан. Әти-әнисенең горурлыгы булып үскән... 

Туганнары әйтүенчә, мотоциклдан егылып төшкән вакытта үсмер исән була. Бу вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, Мәктәп укучысының үлеме сәбәбе суд-медицина экспертлары тарафыннан тикшерелгәннән соң билгеле булачак.

Җирләү 8 августка билгеләнгән. Биектаулылар һәлак булган үсмернең әти-әнисенә ярдәм итү өчен акча җыя башлаган.

89518998570 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән. Николай Александрович Волков исемендә.

12-летний школьник из Высокогорского района скончался на глазах у друга

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading