16+

МРОТ 19 процентка арттырыла

Путин минималь хезмәт хакы күләмен 19%ка диярлек арттыру турында законга кул куйды.

Путин минималь хезмәт хакы күләмен 19%ка диярлек арттыру турында законга кул куйды.

Киләсе елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 3 000 сумга артачак.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сумга кадәр арттырылачак дигән канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Канун текстына ярашлы, киләсе елда минималь хезмәт хакы 16 242 сумнан 3 000 сумга (18,5%) артачак.

Моннан тыш, 2025 елдан минималь хезмәт хакы белән медиан хезмәт хакы нисбәтен 42 проценттан 48 процентка кадәр арттыру күздә тотыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading