16+

Мәскәү өлкәсендәге монастырьда шартлау булган

Серпуховск хатын-кызлар монастыре каршындагы шартлатуны православие гимназиясен тәмамлаган егет оештырган, дип хәбәр итә "МВД Медиа" Telegram-каналы.

Серпуховск хатын-кызлар монастыре каршындагы шартлатуны православие гимназиясен тәмамлаган егет оештырган, дип хәбәр итә "МВД Медиа" Telegram-каналы.

"Серпухов хатын-кызлар монастырена әлеге уку йортын тәмамлаган 18 яшьлек студент кереп һөҗүм оештырды", - дип хәбәр иткән полиция вәкилләре.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүче үзе һәм 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән.
Урынга полицейскийлар килгән, алар укучыларны һәм педагогларны эвакуацияләгән, шулай ук ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Хатын-кызлар монастыре каршындагы гимназиядә шартлау Мәскәү вакыты белән иртәнге 8:20 тирәсендә була. Аны 18 яшьлек яшүсмернең оештыруы турында РЕН ТВ телеканалы һәм "Интерфакс" телеканалы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау нәтиҗәсендә җиде бала зыян күргән. Бомбаны шартлаткан яшүсмер шулай ук хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Яшүсмер күп кан югалтудан реанимациядә җан биргән. 

Шартлау оештырган егет элек монастырь-приход мәктәбендә тәрбияләнүче булган, дип хәбәр итә "Интерфакс". "Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятькә баруының сәбәбе - шикләнелүченең мәктәп педагогларына һәм монахиняларга булган нәфрәте", - дигән агентлыкның чыганагы. Беренчел мәгълүматларга караганда, һөҗүм оештырган егет "буллинг"ка (тирә-юньдәгеләр тарафыннан мәсхәрәләү) дучар булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading