16+

Мәскәү мэры Собянин: миллионга якын мәскәүле дистанцион эшләүгә күчте

Шул рәвешле Россия башкаласында читтән торып эшләү режимына миллионга якын хезмәткәр күчерелде.

Шул рәвешле Россия башкаласында читтән торып эшләү режимына миллионга якын хезмәткәр күчерелде.

Мәскәү мэры 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм хроник авырулы кешеләр шәһәр буйлап азрак йөри башлады, дип сөйләде.

Сергей Собянин, Мәскәү мэры: «Миллионга якын кеше дистанцион эшләүгә күчте. Күпчелек 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм хроник авырулары булган мәскәүлеләр дә безне ишетте. Без шәһәр буйлап метрода, җир өсте җәмәгать транспортында бик аз дәрәҗәдә хәрәкәт итүләрен күрәбез. Бу 39% чамасы. Без медицина нормаль эшләсен һәм икътисад тукталып тормасын өчен әлеге чаралар белән чикләнәбез. Бу чирнең күпләп таралмавына китермәс дип исәпләнелгән».

Элегрәк Собянин хәбәр иткәнчә, Мәскәү театрлары һәм музейларына билетларны онлайн гына сатып алырга мөмкин булачак, ә төнге клубларга килүчеләр өчен 19 октябрьдән QR-кодлар кертелә. Ә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белдергәнчә, Россиядә кафе, ресторан һәм кибетләр Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәсәләр, әлегә эшләүләрен дәвам итә ала. Министр шулай ук төбәкләрдә эпидемиологик вәзгыять аерылып торуын искәртте, һәм чикләү кирәклеге турындагы карарны җирле хакимият кабул итә, диде ул.

Мәскәү транспортында пассажирларның шәхси саклану чараларын үтәүләрен контрольдә тотачаклар. Пассажир ташучыларга транспортка битлек һәм перчаткасыз булган кешеләрне кертү тыела, хәтта алар инде юл өчен түләгән булсалар да.

Шулай ук, саклау чараларының берсе буларак, элегрәк башкала хакимияте 19 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр, алтынчы сыйныфтан башлап, урта һәм өлкән сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерергә карар кылды. Башкала мэры мәктәпләрдә педагогик кадрларны тьюторлар - студентлар һәм педагогик вуз тәмамлаучылар белән көчәйтергә тәкъдим итте, алар 65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларны алыштырачак. Ә Мәгариф һәм фән министрлыгында 65 яшьтән өлкәнрәк югары уку йортлары укытучыларына дистанцион рәвештә лекцияләр укырга киңәш иттеләр.
Вести.Ru сайты материаллары буенча.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading