16+

Мөслимлеләр күчтәнәч өләшә (ВИДЕО)

Мөслимдә татар милли ризык­ларыннан торган күчтәнәчләр җыелмасы чыгара башлаганнар. Әлеге тартмага унөч төрле ризык: корт, кайнатма, авыл каймагы, чәчәк балы, Мөслим районында җыелган үлән чәе, чәк-чәк, как, «Мөслим бармаклары» дигән татлы ризык, каклаган һәм ысланган каз, ат салосы, казылык һәм ипи кергән.

Мөслимдә татар милли ризык­ларыннан торган күчтәнәчләр җыелмасы чыгара башлаганнар. Әлеге тартмага унөч төрле ризык: корт, кайнатма, авыл каймагы, чәчәк балы, Мөслим районында җыелган үлән чәе, чәк-чәк, как, «Мөслим бармаклары» дигән татлы ризык, каклаган һәм ысланган каз, ат салосы, казылык һәм ипи кергән.

Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Абзалов «ШК»га сөйләгәнчә, тартмада фәкать Мөслим районында җитештерелгән ризыклар гына.

- Аның идеясе - район башлыгы Рамил Муллинныкы. Әлеге проект белән без үзебезнең район фермерларына, шәхси хуҗалыкларга булышлык күрсәтергә, алар җитештергән продуктларны урнаш­тырырга ярдәм итәргә телибез, - ди ул.
Күчтәнәч җыелмасын бер ай элек чыгара башлаганнар. Киләчәктә аны республика кибетләренә сатуга да куярга ниятлиләр.

- «Чаллы икмәге» предприятиесе, «Бәхетле», «Эссен» кибетләр челтәре белән сөйләшүләр алып барабыз. Ризыкларны аерым-аерым да, тартмага тутырып та сатарга уйлыйбыз, - ди әңгәмәдәшем.

Димәк, аларны алга таба тагын да күпләп чыгарырга кирәк була.
- Моның өчен мөмкинлекләрегез бармы соң? - дип кызыксынабыз аңардан.
- Әлбәттә. Ирек Хәмәдишин дигән егетебез тугыз мең баш ана каз асрый. Аның үзенең каз сую урыны, эшкәртү цехлары бар. Казларны әлегә аңардан алабыз. Шәхси хуҗалыкларга да мөрәҗәгать иттек. Аларда продуктлар җитештереп сатуга кызыксыну уятабыз. Пенсионер әбиләргә дә эш табылды. Алар мәтрүшкә, карлыган яфраклары җыеп киптерәләр. Моның өчен акча түлибез. Гомумән, киләчәктә кооператив төзеп, җитештерүне киңәйтергә ниятлибез, - диде Ленар Абзалов.

Күчтәнәч җыелмаларын тутыру өчен ике төрле тартма әзерләгәннәр. Аның берсе - картоннан, икенчесе - фанердан. Ленар Абзалов соңгысын сыерчык оясы итеп кулланыр­га булуын да әйтә. Аны оя формасында ясаганнар, элеп куярга җебе дә бар. Аларның тышлыкларында милли бизәкләр сурәтләнгән. Тартманың авырлыгы - 3-3,5 килограмм. Ә менә бәясен безгә әлегә төгәл генә әйтә алмадылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading