16+

Навальный митингларыннан соң беренче җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган

Алексей Навальныйга теләктәшлек итү акциясеннән соң Россиядә беренче булган җинаять эше буенча Яр Чаллыда хөкем карары чыгарылган.

Алексей Навальныйга теләктәшлек итү акциясеннән соң Россиядә беренче булган җинаять эше буенча Яр Чаллыда хөкем карары чыгарылган.

Автошәһәрдә яшәүче ирне массакүләм тәртипсезлекләргә өндәүдә гаепле дип таныдылар һәм алты айга ирегеннән чикләүгә хөкем иттеләр. Суд карары нигезендә, ир-атка массакүләм чаралар уздыру урыннарына йөрергә ярамый, ул аена бер тапкыр Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү инспекциясендә билгеләнергә, яшәү урынын, эшен һәм укуын үзгәртмәскә тиеш. Моннан тыш, аңа шәһәр читенә чыгарга ярамый.

Татарстан тикшерүчеләре хәбәр иткәнчә, Чаллы кешсе социаль челтәрләрнең берсендә 2021 елның 23 гыйнварында массакүләм тәртипсезлекләр кылуга өндәгән мәгълүматны урнаштырган. Ул вакытта тикшерү органнары РФ Җинаять кодексы 212 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (массакүләм тәртипсезлекләргә чакырулар).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading