16+

Ни өчен зоопаркларда җәнлекләргә кагылырга ярамый?

Татарстанда ел башыннан элемтәле зоопаркларда 4 кешене җәнлекләр тешләү очраклары теркәлгән. Узган елда Татарстан Республикасында элемтәле зоопаркларда бәхетсезлек очраклары турында 12 мөрәҗәгать һәм ашыгыч хәбәр килеп ирешкән.

 Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре җәнлекләрнең күптөрле инфекция авыруларның чыганагы, аларның кеше өчен зарарлы булуын билгеләп үтәләр һәм шәһәрлеләрне сак булырга чакыралар.

Төрле сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Бауман урамындагы һәм “Татар утары” күңел ачу комплексындагы элемтәле зоопаркларда җәнлекләрнең кешеләрне тешләү очраклары теркәлгән. Кешеләргә маймыл, ат, енут, декоратив күсе кебек җәнлекләр һөҗүм иткән.

Җәнлекләр котыру, орнитоз, туберкулез, лишай, токсоплазмоз, сальмонеллез, гельминтоз һ.б. инфекция авыруларның чыганагы һәм йөртүчеләре булып тора, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре.

Инфекция авыруларын йоктырмас, шулай ук җәнлекләрнең һөҗүменә тарымас өчен, белгечләр шәһәрлеләргә җәнлекләр белән физик элемтәгә кермәскә киңәш итәләр.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading